22 май көнне Динес авыл мәдәният йортында “Гөлләр” бию ансамбленең (җитәкчесе Лилия Йосыпова) отчет концерты булды. Коллектив авылдашларына, әти-әниләренә, дәү әти-дәү әниләренә ел буена ниләргә өйрәнүләрен күрсәтте. Бакчаларда эш кайнап торган, саф татар авылында күпләр ураза тоткан мәл булса да, зал туп-тулы иде. Әлбәттә, чыгышлар бик шәп булды, алар барсына да иҗат, гүзәллек, яшьлек һәм грация атмосферасында матур ял минутлар бүләк итте.