Ул борыннан килгән йола – бәйге җыюдан башланды. Олы абый-апаларның хәтта күзләре яшьләнде, чөнки бәйге җыю хәзер инде онытылып бара. Бәйрәмгә килгән кунакларны мәктәп директоры Сөмбел Раффак кызы Хәйбуллина сәламләде һәм котлады. Чара барышында төрле милли уеннар оештырылды, балалардан калышмый, аларда апалар да канташты: көянтә белән су ташыдылар, капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, мендәр белән бәрештеләр, күз бәйләп бүләк кистеләр, аркан тартыштылар, катык эченнән кәнфит эзләделәр. Бу уеннар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм балалар оештыручыларга шушындый күңелле бәйрәм әзерләп үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен әйтеп таралышты.