Кемдер, күрәсең, авылның исемен үзгәртергә уйлаган. Тик белегез, “бола” сүзе башкортчадан тәрҗемә иткәндә “тәртипсезлек” дигәнне аңлата! Кызыклырак исем уйлап табарга да мөмкин булыр иде. Без, әлбәттә, шаяртабыз. Ә инде җаваплы шәхесләргә автобус тукталышыннан хаталы билгене алып ташлап, яңасын, авылның дөрес исеме – Бала Чытырман – күрсәтелгәнен кую әйбәт булыр иде!