+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 июнь 2019, 12:49

Безнекеләр “Терра Башкирия” турнирына бара

Иртәгә, 15 июньдә, Федоровка районы жокейлары “Терра Башкирия” ат-спорт турнирының бишенче этабында катнашачак.

Иртәгә, 15 июньдә, Федоровка районы жокейлары “Терра Башкирия” ат-спорт турнирының бишенче этабында катнашачак.

Бүген “Ясаклы” крестьян-фермер хуҗалыгыннан районның ветстанциясе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе озатуында оешкан колонна юлга чыкты. Атларны алып бару өчен махсуслаштырылган КамАЗларны М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы һәм “Агросервис” җәмгыяте бирде. Жокейлар ярышка мәгариф бүлеге биргән автомобильдә юллана. Ярышта Вәлитов Илсур (Юрматы, Г.М. Рощупкин КФХ), Сәгыйдуллин Фәнзил (Акбулат, “Үзәк” МТС-ы), Квасов Владимир (“Искра” җәмгыяте, атны “Ясаклы” КФХ-сы биргән), Дәүләтбирдин Венер (“Маяк” җәмгыяте, атны “Ясаклы” КФХ-сы биргән), Көмешбаев Рәшит (“Линар” җәмгыяте), Уразов Алмаз (“Линар” җәмгыяте) катнашачак.

Шулай ук ярышчыларны хупларга район мәдәният йорты һәм художестволы үзешчәнлек артистлары да бара. Күргәзмәдә үзләренең продукциясен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре һәм эшкуарлар тәкъдим итәчәк. Федоровкалар белән бергә ипподромга үзләренең атларын Бакалы, Балтач һәм Бөре районнарыннан килгән узышчылар чыгарачак.

Ат-спорт турниры 12.00 сәгатьтә Уфаның “Акбузат” ипподромында башлана. Бу тамашаны теләгән һәр кеше барып күрә ала. Әйдәгез якташларыбызны җиңүгә көйлик, аларны хуплыйк!

Татьяна ИВАНОВА.
Читайте нас: