+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
21 июнь 2019, 11:05

Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы муниципалитетлардан Президент Владимир Путинның кушуы буенча Авыл хуҗалыгы минтстрлыгы эшләгән “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында субсидияләр алу өчен гаризалар җыя башлады.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы муниципалитетлардан Президент Владимир Путинның кушуы буенча Авыл хуҗалыгы минтстрлыгы эшләгән “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында субсидияләр алу өчен гаризалар җыя башлады. Финанслау күләме 2,3 трлн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет исәбенә – 1 трлн сум. Программа быел 31 майда расланган иде, дип хәбәр итә “Башинформ”.-Бу бик зур финанслау күләме. Ел саен авылны социаль үстерүгә 250 млрд сум акча бүленәчәк, шул ук вакытта әле агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күләме якынча 300 млрд сум. Бу уникаль мөмкинлек, аның белән файдаланырга кирәк, - диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илшат Фәзрахманов. Гражданнарны һәм предприятиеләрне льготалы кредит системалары: 3процентка кадәр ставка белән торак сатып алу һәм төзүгә, 5 процент белән йортлар өчен инженер җиһазлары сатып алуга, 5 процентка кадәр ставка белән инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектлары булдыруга һәм аларга тоташуга кредитлар көтә.Илшат Фәзрахманов шуны да искә төшерде, 2003 елдан 2019 елга кадәр республикада “Авылны социаль үстерү” һәм “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” федераль программалары тормышка ашырылды, алар авыл халкының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән иде. Шушы вакытта финанслауның гомум күләме 19,23 млрд сум тәшкил итте (шул исәптән федераль акчалар – 5,88 млрд, Башкортстан бюджеты – 7,8 млрд сум). Федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча республика лидерлар арасында.
Читайте нас: