+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 июль 2019, 14:13

“Шаян туп”

9 июльдә Бала Чытырман авылының күп функцияле клубында һәм китапханәсендә балалар өчен “Шаян туп” дип исемләнгән күңелле, бай уен программасы үткәрелде.

9 июльдә Бала Чытырман авылының күп функцияле клубында һәм китапханәсендә балалар өчен “Шаян туп” дип исемләнгән күңелле, бай уен программасы үткәрелде. “Шук сикергеч” турында табышмаклар чишелде, ә күпме шигырьләр язылган аның турында?! Аларны балалар китапханәдә укып күрсәтте.Тагы да кечкенәләр белән күңелле уеннар уйнадык. Кызлар һәм малайлар белемнәрен, тапкырлыкларын, спорт әзерлекләрен күрсәтә алды. Бинада шау-шу, шат көлгән тавышлар яңгырап торды. Барсы да бәхетле иде! Ә катнашучыларның шат күзләрен күрү оештыручылар өчен иң зур бүләк!“Боулинг” уены балаларда зур кызыксыну уятты. Менә кайда ул көндәшлелек рухы!!! Бәрдерелгән кеглиләр өчен балалар кәнфитләр алды. Кемдә күбрәк? Нәтиҗәләр төрлечә, әмма беркем дә призсыз кайтып китмәде.
Читайте нас: