+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
12 июль 2019, 11:09

Яңа бассейн – Башкортстанның 100 еллыгына

Районыбызның Фёдоровка авылында “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына йөз объект” программасы буенча төзелүче яңа бассейнны сентябрьдә ачу планлаштырыла.

Районыбызның Фёдоровка авылында “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына йөз объект” программасы буенча төзелүче яңа бассейнны сентябрьдә ачу планлаштырыла.
Нигез буенча эшләр тәмам, монолит стеналар һәм чаша төзелгән. Бина каркасы монтажланган, тышкы стеналар күтәрелгән, түбә кую буенча эшләр тәмамланган. Бинаның гомум мәйданы 1627 квадрат метрдан артык.
“Әлеге вакытта тышкы стеналарны күтәрү, бизәкләү эшләре бара. Су үткәрү һәм канализация, җылылык һәм тышкы электр челтәрләрен үткәрә башладылар. Объектны сентябрьдә төзеп бетү планлаштырыла”, - дип хәбәр итәләр БР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты мәгълүмат хезмәтендә.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: