+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 июль 2019, 18:02

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә

Яңгыр һәм яшен булуы көтелә.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын Башкортстан халкын начар һава торышы турында искәртә. Бүген һәм иртәгә яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, тизлеге секундына 5-10 метр, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Һава температурасы +20, +25, төнлә +11, +16 градус. Автоюлларның аерым урыннарында төнлә һәм иртән томан булачак.
Игътибарлы булыгыз!
Читайте нас: