+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 июль 2019, 16:54

Фонтан ник эшләми?

“Инцидент” системасы Оксана Савкина-Черненконың мөрәҗәгатен ачыклаган.

“Инцидент” системасы Оксана Савкина-Черненконың мөрәҗәгатен ачыклаган. Монда ханым республика Башлыгы вазыфасын вакытлыча башкаручыга Федоровка авылының төзекләндерелмәгән урамнары һәм эшләмәгән фонтаны турында язган. “Чәнечкеләргә, авып барган коймаларга карагыз, ике фонтанның берсе дә эшләми”, - дип яза ул.
Федоровка районы МР хакимияте башлыгы Венер Насретдинов җавап бирә: “Үзәк урамнар территорияләре район үзәгенең беркетелгән оешмалары тарафыннан вакытында чабыла. Эш күләме арту сәбәпле генә бераз тоткарлык бар. Хәзерге вакытта роторлы чапкыч эшли һәм шушы көннәрдә территорияне чабып чыгарга ниятлибез. Без шәхси йортларда яшәүче гражданнарга да: “Район үзәгендә чисталык булдырыйк!” – дип мөрәҗәгать итәбез. Бүгенге көндә 2020 елда фонтанга ремонт эшләү өчен проект-смета документациясе әзерләнә. Район үзәгендә бер генә фонтан төзелгән. Башка фонтан төзү планлаштырылмый”.
Читайте нас: