+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 июль 2019, 18:23

Җиңүчеләр юлы

9-13 июльдә Мәскәү шәһәренең “Патриот” паркында “Җиңү” хәрби-спорт уены булды.

9-13 июльдә Мәскәү шәһәренең “Патриот” паркында “Җиңү” хәрби-спорт уены булды. Быел анда 78 яшь армиячеләр командасы катнашты – бу рекордлы сан! Катнашучылар арасында – сайлап алуның төбәк этабын үткән яшь армиячеләр командалары, егетләр һәм кызлар. Башкортстан Республикасыннан Федоровка районының “Русия патриоты” һәм Күмертау шәһәренең “Гефест” хәрби-патриотик үзәге егет һәм кызларыннан булдырылган команда чыгыш ясады. Дүрт көн буена алар алты хәрби-спорт дисциплинасында һәм интеллектуаль конкурсларда иң яхшы команда исеме өчен көрәште. Катнашучылар сафта йөрү әзерлеген, Русиянең хәрби тарихын белүләрен күрсәтте, махсус каршылыклар полосасын, ут рубежын, эстафетаны үтте һәм “Җиңүчеләр юлы” уенында иң көчлеләрне билгеләде. Гомумкоманда зачетында Русиянең, Әрмәнстанның, Белорусиянең 78 командасы арасында безнекеләр 23че урынны яулады.Егет һәм кызларыбыз республика, районыбыз үзенең үсмерләре белән горурлана алуын күрсәтте. Батыр егет-кызларыбызны котлыйбыз!
Яңалык чыганагы: https://vk.com/morb.education49
Читайте нас: