+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 июль 2019, 14:10

Җәй, кояш, җылы...

Кичә иң батыр һәм җитез балалар Бала Чытырман авылы күпфункцияле клубы һәм китапханәсе коллективлары белән бергә “Джунгли чакыра!” дигән сәяхәткә юлланды.

Кичә иң батыр һәм җитез балалар Бала Чытырман авылы күпфункцияле клубы һәм китапханәсе коллективлары белән бергә “Джунгли чакыра!” дигән сәяхәткә юлланды. Алда аларны кызыклы сынаулар: “Сазлык”, “Джунглиның хәвефе”, “Төнге ау”, “Җанварлар алышы”, “Җитез аяклар”, “Алтын йомырканы тот” һәм башка конкурслар көтә иде. “Арысланнар” һәм “Крокодиллар” дигән командаларга бүленеп, малайлар һәм кызлар тизлекләрен, тапкырлыкларын, татулыкларын күрсәтте. Шулай, “Крокодил” конкурсында алар кулга-кул тотынышып, иң озын “крокодил”ны күрсәттеләр. “Бакалар” конкурсында джунглиның сазлыкларында нинди үзенчәлекле бакалар барлыгын белдек. Ә нинди “Арысланнар чабышы” күрсәтте алар! Бу дөньядагы иң иркә “арысланнар” иде. Һәр конкурста җиңүчеләргә “сөякләр” тапшырылды. Командалар тату уйнады. Җиңеп алган “сөякләрне” санап, “Арысланнар” командасы җиңеп чыгуын белдек. Кемдер җиңде, кемдер җиңелде. Әмма һәр бала үзенең изгелек өлешен тапты, дуслыгын ныгытты, үзен ныклыкка сынады һәм приз алды. Шуңа да барсына да афәрин!
Читайте нас: