+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
24 июль 2019, 13:45

Мәчет, клуб территорияләрен, чишмәләрне төзекләндерделәр

Балыклыбаш авылында халык яраткан “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә әзерлек бара

Балыклыбаш авылында халык яраткан “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә әзерлек бара. Ай башында клуб һәм мәчет территорияләрендә өмә үткәргән иделәр: чүп җыйдылар, чүп үләннәрен чаптылар, чәчәк түтәлләрен матурладылар. Бу изге эшне авыл клубы мөдире Нурия Тимербулатова оештырды. Ә берничә көн элек чишмәләр территорияләрен төзекләндерү буенча өмә үткәрделәр. “Вильдан чишмәсе” биләмәсен балалары белән Вильдан хәзрәт Исмәгыйлев төзекләндерде. Ә “Җәмилә” чишмәсендә өмәне Фәйрүз Мөрсәлимов белән Сәбилә Шәрипова оештырды. Чүптән тазартырга, коены, өстәл-скамьяларны буярга аларга Елга урамы халкы ярдәм итте. Бәйрәмне тагы да ямьлерәк итәргә тырышкан бу авылның актив кешеләренә тазалык, тәртип һәм матурлык өчен тик рәхмәт кенә әйтәсе кала.
Читайте нас: