-8 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
29 июль 2019, 14:18

Чишмәләр турында хәстәрлек – изге һәм матур эш

Үткән шимбәдә Коралачык авылының Елга аръягы урамы халкы үз урамнарындагы чишмәне тазарту буенча өмәгә чыкты.

Үткән шимбәдә Коралачык авылының Елга аръягы урамы халкы үз урамнарындагы чишмәне тазарту буенча өмәгә чыкты. Суны түгеп, чыганакның төбен ләмнән, чүптән чистарттылар, чишмәне бураган ташларның пычрагын кырып юдылар. Чишмәнең биләмәсен дә, Балыклы елгасына кушылып киткән урынын да тәртипкә китерделәр, скамьялар куйдылар. Бу эшләрне Зөбәеровлар, Габбәсовлар нәселләре, урам киленнәре Ф. Ишманова, З. Латыйпова һәм башкалар оештырып үткәрде.


Фотода: өмәдә барлык катнашучылар.
Читайте нас: