+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 август 2019, 17:15

Файдалы чишмә суын эчтеләр

Дедово авылы балаларының каникуллары күңелле үтә.

Дедово авылы балаларының каникуллары күңелле үтә. Кояшлы җылы көннәрнең берсендә алар клуб мөдире Ольга Мичурина белән бергәләп “Заря” чишмәсенә походка бардылар.
Яшь туристлар чыганакка килгәч, аны чүп басуын күрделәр. Малайлар һәм кызлар чишмәне чүптән, ботаклардан тазарттылар. Аларның тырышлыгы аркасында ул тагы да көчлерәк яңгырап ага башлады.
Мондый эш десантыннан соң салкын чишмә суын эчеп, чишмәләрнең файдасы турында хикәя тыңладылар. Соңыннан тату отряд урманга барды, анда рәхәтләнеп “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” спорт ярышларында катнаштылар. Бераз ял итеп алгач, Грицаевка буасында су керделәр, табигать кочагында ял оештырдылар.
Читайте нас: