Бәйрәм алдыннан гадәттә өйләрне, биналарны җыештыралар, тәртипкә китерәләр. Шулай ук мәчетләрдә, кешеләр йөргәч, тузан да, чүп тә җыела, вакыты-вакыты белән аны җыештырып торалар. Хәзер, 11 августта булачак Корбан гаете алдыннан, Федоровка мәчетендә бинаны җыештыру буенча өмә үткәрергә булдылар. Чәршәмбе көнне, 7 августта иртәнге сәгать унга бу вакытта эштән буш булган мөселман хатын-кызлар чакырыла. Тузанны сөртеп, паласларны кагарга кирәк булачак. Зинһар, бу изге гамәлдән читтә калмагыз.