+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
6 август 2019, 16:20

Новоселка авылы халкы мөһим чарага әзерләнә

17 августта сәгать уникедә “Совет урамы көне” чарасы үтәчәк. Анда Антоновларның – бу урамда тамыр җәйгән иң беренче гаиләләрнең берсенең шәҗәрәсе күрсәтеләчәк.

17 августта сәгать уникедә “Совет урамы көне” чарасы үтәчәк. Анда Антоновларның – бу урамда тамыр җәйгән иң беренче гаиләләрнең берсенең шәҗәрәсе күрсәтеләчәк. Бәйрәмне концерт номерлары белән шушы нәсел вәкилләре, “Тус-таван”, “Мерчень” халык коллективлары һәм чакырылган кунаклар бизиячәк.
Шуңа бәйле, авылның иң актив һәм эшсөяр кешеләре Үзәк урамындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл территориясендә һәм элекке тукталыш урнашкан участокта өмәләр оештырды. Территорияне тәртипкә китерергә В. Данилова, Т. Волкова, Л. Антонова, В. Алексеева, С. Мухиярова, Л. Данилова, С. Семенова, К. Семенова, Н. Дементьев, В. Самарин, Л. Русакова, Н. Михайлова, В. Антонов, А. Козлов, А. Назаров, Г. Самарина ярдәм итте. Өмәне авыл мәдәният йорты мөдире В. Федорова һәм авыл старостасы Л. Антонов оештырды.
Читайте нас: