+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
6 август 2019, 17:43

Тәүге партия куелды

Федоровкада яңа контейнерлар барлыкка килде.

Элегрәк гәзит битләрендә хәбәр итүебезчә, 97 яңа чүп евроконтейнеры сатып алынган иде. Бу контейнерларның тәүге партиясе Федоровка авылының күпфатирлы йортлары ишегалларында куелды. Иске зур тимер контейнерларны якын арада алып бетәчәкләр. Барлыгы район буенча мондый контейнерлар өчен 252 мәйданчык булачак. Әлегә аларны урнаштыру урынын сайлау процессы бара. Мәйданчыклар урынын халык, Русия кулланучылар күзәтчелеге белән килешеп раслаячаклар, соңыннан анда яңа контейнерлар куелачак. Хәзер чүп түгү җайлырак булыр, дип ышанабыз. Капка алдына чыгарып куелган чүп капчыклары да күңелгә ятмый иде.
Читайте нас: