+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
4 сентябрь 2019, 14:01

Полиция хезмәткәрләре Белем көненә ныклы әзерләнде

Мәктәпләрне террористик хәвефсезлеккә тикшерделәр.

Белем көне алдыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе хезмәткәрләре районның барлык гомум белем бирү учреждениеләрен дә террористик хәвефсезлеккә тикшерде. Хезмәт этләрен дә файдаландылар. Аллага шөкер, барсы да яхшы үтте, укучылар да, укытучылар да, хәтта ата-аналар да мәктәпләрдә бәйрәм чараларын тыныч үткәрде, уку елы тиешле башланды. Ул уңышлы, нәтиҗәле дәвам итсен, дип телибез.
Читайте нас: