-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 сентябрь 2019, 14:15

Сигез бала анасына сертификат тапшырылды

Бүген, 5 сентябрьдә, Халыкара хәйрия көне билгеләнә.

Бүген, 5 сентябрьдә, Халыкара хәйрия көне билгеләнә.Хәзерге тизлек һәм Интернет заманында алтын хакына торган изгелек турында да онытырга ярамый. Изге эшләр башкару авыр түгел, ә күпме шатлык-куаныч китерә кешеләргә алар. Районыбызда хәйрия белән шөгыльләнгән, төрле акцияләрдә катнашкан күп кешеләр яши. Мәсәлән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе аркасында күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде. Мәктәп кирәк-яраклары алуга сертификат хуҗасы Акбулат авылыннан күпбалалы ана Алена Рәимова булды. Ул сигез бала тәрбияләп үстерә, шуларның дүртесе – мәктәп укучылары.Шулай ук күпләрнең балаларыннан калган кием-салымы күп. Алар шкафларда тузан җыеп, урын биләп тора. Федоровка авылының “Гаилә” үзәгендә “Әйберләргә икенче гомер” акциясе үтә. Теләгән кешеләр киемнәрен тапшыра яки гардеробларын яңарта ала.Хәтерегезгә төшерәм, бүген Халыкара хәйрия көне, тик изге эшләрне башка вакытта да башкарырга мөмкин. Барсын да киң күңелле булуыгыз белән куандырырга ашыгыгыз.
Читайте нас: