+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
6 сентябрь 2019, 12:45

Ихатада матур, халык шат

Федоровкада ихатаны төзекләндерәләр.

Юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчәннәре Мәктәп урамы, 24нче йорт алдындагы биләмәгә асфальт салган. Янәшә урнашкан ике йортка – шушы һәм С. Юлаев урамындагы 21нче йорт – балалар уен мәйданчыгы урнаштыралар. Бу шартларга йортларда яшәүче бар халык шат – хәзер балаларга рәхәтләнеп уйнар җир бар, әти-әниләренә дә тынычрак булачак, ә водительләргә – юлдан йөрү уңайлы булачак.

Ихата “Башкирские дворики” программасы буенча төзекләндерелә. Подрядчы – “Теплый дом” оешмасы.


Гөлфия Әхмәрова фотосы.
Читайте нас: