Федоровка районы мәдәният хезмәткәрләре семинары узды, анда балаларның җәйге ялы, авыл көннәре, шәҗәрә бәйрәмнәре тематикасы буенча үткәрелгән эшләргә анализ ясадылар. Аларның яхшы кимәлдә оештырылып үткәрелүен, халыкның активлылыгын билгеләделәр. Быел мартта старт алган, республиканың йөз еллыгына багышланган “Бердәм дуслык гөлләмәсе” республика фестивале кысаларында район оешмалары һәм предприятиеләре арасында үткәрелгән иҗат фестиваль-марафоны йомгаклары буенча бар районнан иң яхшы үзешчән коллективлар номерлары Республика көнендә гала-концертта күрсәтеләчәк.