+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 сентябрь 2019, 13:40

Бакча байлыклары - ярминкәдә

Кичә, 2019 елның 8 сентябрендә, Федоровка районының Федоровка авылында тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Кичә, 2019 елның 8 сентябрендә, Федоровка районының Федоровка авылында тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 10.00 сәгатькә мәйдан тулы халык иде. Нәрсә генә тәкъдим итмәделәр анда: төрле-төрле яшелчәләр – кәбестә, помидор, баклажаннар, борыч, районның төрле мөешләреннән – Юлдаштан да, Батырдан да, Гавриловкадан да, Коралачыктан да китерелгән хуш исле бал бар иде. Күпләр гөмбә алып килгән, ә кайберәүләр: “Аллага шөкер, быел күп булды, үзебез җыйдык!” - дип үттеләр. Иттән күбрәк дуңгыз ите тәкъдим иттеләр, тере балыкны чират торып алдылар. Мал азыгын, игенне шундук диярлек алып беттеләр. Тырыш кешеләребез бакчаларыннан сый-нигъмәтләр белән үз гаиләләрен генә тәэмин итәргә түгел, район халкы белән дә бүлешергә әзер булуы аңлашылды.

Шулай ук ярминкәдә тирә-яктан килгән сатучылар да күп булды, хәтта Ырынбурдан да килгән иде алар. Аларның да үз сатып алучылары булды.

Федоровка урманчылыгы халык соравы белән кулланган товарын – утын китергән. Салаваттан Бабакулов гөлчәчәкләр сатты, шул ук вакытта аны үстерү буенча киңәшләрен дә биреп өлгерде.


Надежда Фәйзуллина фотолары.
Читайте нас: