+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 сентябрь 2019, 13:07

Беренче тапкыр сайлауда катнашты

Кичә, 2019 елның 8 сентябрендә, Федоровка районы Олы Чытырман авылында Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау көнендә халык өчен мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт әзерләгән иде.

Кичә, 2019 елның 8 сентябрендә, Федоровка районы Олы Чытырман авылында Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау көнендә халык өчен мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт әзерләгән иде. Асия Исәнгулованың аккомпанементына Гөлгенә Исәнгулова, Миңсара Исәнгулова, Шәрифә Маукаева, Тимерҗан Исәнгулов җырлар башкарды. Ә мәктәп фойесында авыл почтальонкасы Гөлгенә Исәнгулова хуҗалыкта кирәкле әйберләр сатты.
Олы Чытырман авылының 3161нче сайлау участогына июль азагында18 яше тулган Ракаев Илдан да килгән иде. Ишембайда укуына карамастан, туган авылына кайтып, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауда үз тавышын бирергә килгән ул. Участок сайлау комиссиясе рәисе Тимерҗан Исәнгулов аңа республика үзәк сайлау комиссиясыннан памятка һәм истәлекле кружка тапшырды.
Читайте нас: