+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 сентябрь 2019, 12:53

«Без сайладык! Ә сез?»

“Торыгыз! Бүген мөһим көн – сайлауга барабыз!” – дип уятты безне кичә әни.

“Торыгыз! Бүген мөһим көн – сайлауга барабыз!” – дип уятты безне кичә әни. Гаиләбез белән бергәләп, күтәренке кәйеф белән Коры Изәк авылында урнашкан 3181нче сайлау участогына бардык. Сайлау участогы килгән кешеләрне күңелле музыка, бай ярминкә-күргәзмә белән каршы алып торды. Авыл биләмәсе башлыгы Г.С. Йосыпованың сүзләренә караганда, авыл халкы иртәннән сайлауга актив килгән. Иң яшь сайлаучы Әбҗәлилова Динә сайлауга картәнисе Әбҗәлилова Рафига апа белән килгән. Авылның ихтирамлы кешеләре – Әсхәт мулла белән Венера абыстай Каһармановлар да тавышларын бирергә барган. Ярминкә-күргәзмәне билгеләп үтми булмый. Аны җирле хатын-кызлар советы һәм авылның актив кешеләре оештырган. Матур итеп бизәлгән өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Гүзәл һәм Илһам Әбҗәлиловлар хуш исле бал, Н.К. Йосыпова тозланган әйберләр, Г.Х. Йосыпова, М.Г. Хәсәнова тәмле икмәк-бәлешләр, Н.В. Рәимова, Л.М. Шәрипова сөт продукциясе, Ф.С. Арсланбаева яшелчәләр, Р.Г. Кәримова йомырка алып килгән иде. Сайлаучыларны кайнар чәй белән А.Х. Кәримова сыйлады. Рәимова Наилә башкаруындагы моңлы җыр беркемне дә ваемсыз калдырмады. Яшелчәләрдән кызыклы эшләнмәләр күргәзмәсен авыл мәдәният йорты мөдире А.А. Закузникова күрсәтте. Кояшлы һава торышы кәефне күтәреп, сайлауның актив барышына сәбәпче булып торды.
Читайте нас: