“Башкортстанның яңа Башлыгыннан нәрсә көтәсез?” – дигән сорауга Динес авылыннан пенсионер Лира Кантимерова: “Халык өчен эшләсен, безгә пенсияне арттырсын, республиканың тотрыклы үсешүенә ирешсен”, - дип җавап бирде. Сайлау көне, 2019 елның 8 сентябре, Федоровка районы Динес авылының сайлау участогында тыныч үтте. Авыл мәдәният йортында чәй эчү оештырылган иде, килгән кешеләр гармун көе астында чәй өстәле артында утырып, соңгы яңалыклар белән бүлешеп таралышты.