+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 сентябрь 2019, 16:43

Безнекеләр – “Зарница Поволжья” уенында!

Ырынбурда “Зарница Поволжья” хәрби-спорт уенының финалы үтә.

Бүген, 10 сентябрьдә, Ырынбурда “Зарница Поволжья” юнармиячеләр хәрби-спорт уенының финал этабын тантаналы ачу булды. Безнең районнан җитәкчеләре Б.В. Зөбәеров белән бергә Бала Чытырман мәктәбенең “Русия патриоты” ВПК курсантлары да бу чарада катнаша. Алар үзләренең визит карточкасын күрсәткән дә инде.Төп ярышлар “Самородово” лагеренда үтәчәк. Катнашучыларны өйрәнчек граната ыргыту, көч гимнастикасы, йөзү буенча сынаулар, 60 метрга йөгерү, каршылыклар сызаты көтә. Шулай ук алар автомат сүтеп-корачак, хәрби-тарихи викторина сорауларына җавап бирәчәк. Яңа ярыш төрләре дә бар, мәсәлән, 500 метр озынлыктагы туристик сызатны үтү, автоматка патроннар кую буенча ярыш.Якташларыбызга тик уңышлар һәм җиңү телибез!
Читайте нас: