+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 сентябрь 2019, 12:26

Тәртип һәм тынычлыкны тәэмин иттеләр

Сайлау участокларында полицейскилар дежур итте.

Русия Эчке эшләр мнистрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсенең шәхси составы үткән җомга, 6 сентябрьдә кичтән, урындагы Советларга депутатлар һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы сайлаулары буенча бюллетеньнәр урындагы сайлау участокларына килгәч тә шушы объектларда дежурга басты.Полиция хезмәткәрләре анда җәмәгать тәртибен сакларга, милекнең саклаулылыгын тәэмин итәргә тиеш булды. Федоровка полицейскиларына ярдәмгә Салават шәһәреннән эчке эшләр хезмәткәрләре төркеме дә килде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сайлау участоклары эше нормаль режимда үтте, закон, тәртип бозулар ачыкланмады. Полицейскилар постларын тик участок сайлау комиссияләренең барлык эшләре дә тәмамлангач, бюллетеньнәрне Федоровка территориаль сайлау комиссиясенә тапшыргач кына калдырды.
Читайте нас: