+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
17 сентябрь 2019, 14:25

“Линар” җәмгыятендә үзгәрешләр көтелә

Шушы кояшлы көннәрдә Федоровка районы хуҗалыклары басуларында эш кайный.

Шушы кояшлы көннәрдә Федоровка районы хуҗалыклары басуларында эш кайный.“Линар” җәмгыятендә (Гавриловка авылы) 300 га бодай, 116 га солы һәм 233 га рапс җыеп аласы калган. Хуҗалык җитәкчесе Вилнар Скрынников быел яз чәчелгән бодай уңышы шатландыруын хәбәр итте. Аның уңышлылыгы гектарыннан 21 центнер тәшкил иткән. Рапс уңышының да яхшы булуын көтәләр. Техник культуралардан 730 га мәйданнан көнбагыш һәм 130 га мәйданнан кукуруза җыеп аласы бар.Хуҗалыкта ит малчылыгы белән ныклы шөгыльләнергә карар кылганнар.Шушы көннәрдә Воронеж өлкәсеннән икътисади яктан файдалы дип саналган ит юнәлешендәге абердин-ангусс токымлы 100 баш тана кайтартылачак.
Читайте нас: