Үткән җомга, 13 сентябрьдә, Федоровка авылында экологик өмә үтте. Авыл биләмәсен җыештырырга район үзәгенең оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре чыкты. Актив катнашучылар исәбенә Анна Ремпель да керә. Ул гел эш уртасында кайный, еш кына инициатива күрсәтә. “Мөмкинлегебез булганча иминлегебезне үзебез кайгыртырга тиешбез”, - ди Анна Васильевна.