+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 сентябрь 2019, 10:52

Хәзер авыл ФАПларында да югары тизлекле интернет булачак

“Санлы икътисад” милли проектын тормышка ашыру кысаларында районыбызның социаль әһәмиятле бюджет учреждениеләрен югары тизлекле интернетка тоташтыра башладылар.

“Санлы икътисад” милли проектын тормышка ашыру кысаларында районыбызның социаль әһәмиятле бюджет учреждениеләрен югары тизлекле интернетка тоташтыра башладылар. Бу хезмәткә тендерны “Ростелеком” җиңде, кирәкле исәпләүләрне һәм үлчәүләрне, урында әзерлек эшләрен башкаручы подряд оешмалары тиздән җиһазлар да куя башлаячак. Ел азагына кадәр Златоустовка, Батыр, Динес, Кирюшкин, Гончаровка һәм Орловка авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын интернетка тоташтыру планлаштырыла. Бу яңалык медикларның эшен җиңеләйтер һәм алар пациентларга игътибарларын күбрәк бүлә башлар, дип өметләнәбез.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#нацпроектыФедоровскийрайон


Алия Вахитова фотосы.
Читайте нас: