-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
20 сентябрь 2019, 16:07

Чүп контейнерларын җитәрлек күләмдә кайтарттылар

Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә үткән атнада район үзәгендә урнаштыру өчен җитәрлек күләмдә чүп контейнерлары кайтарттылар.

Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә үткән атнада район үзәгендә урнаштыру өчен җитәрлек күләмдә чүп контейнерлары кайтарттылар. Калган авылларга аларны соңрак китерәчәкләр.Федоровкада алар барлыгы 100 данә булачак. Хакимияттә хәбәр итүләренчә, һәр урамда гражданнар җыелышлары үткәреп, контейнерлар кую өчен мәйданнар урыннарын билгелисе калган. Ә инде урыннары билгеле булган җирләрдә аларны төзи башлаячаклар һәм контейнерларны урнаштырачаклар. Ике, әгәр дә урам зур икән, өч контейнер торган мәйданнарның түбәсе ябылган булачак. Халык өчен бу уңайлы булыр, уңай нәтиҗәне күргәч, эшләр дә тизрәк җайланыр, дип өметләнәбез. Бәлки, тазалыкка өйрәнербез һәм аны булдырырга күнегеп китәрбез.
Читайте нас: