+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
20 сентябрь 2019, 13:40

Мондый давылны күптән күргән юк иде

Телевизордан кайдадыр агачларны йолкып ташлап, корылмаларны аударып җил-давыл котыруын карап утыру бер. Ә менә кичә чын-чынлап курыктык.

Телевизордан кайдадыр агачларны йолкып ташлап, корылмаларны аударып җил-давыл котыруын карап утыру бер. Ә менә кичә чын-чынлап курыктык. Җилнең тизлеге, хәбәрләр буенча, секундына 27-28 метрга кадәр җитте. Ә аның нәрсәләр кыйратуын белсәгез иде. Зыянны исәплисе генә кала. Шулай итеп, кичә җил-давыл вакытында халыкның йортларыннан, кайсыбер җәмәгать биналарыннан начаррак ныгытылган яки вакыт үтү белән бушаган шифер кисәкләренең, башка түбә элементларының очуын, коймалар авуын, тамыры белән агачлар йолкынуын белдек, ә инде коелган ботакларның, агачлардан коелган җимешләрнең хисабы юк. Шулай ук М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының Динес фермасының бозау абзарында түбәнең бер өлешенә зыян килгән. Шуңа охшаш хәбәрләр районыбызның башка авылларыннан да килә. Кемнәрнеңдер теплицалары чак очып китмәгән, алар урыннарыннан ычкынып очкан. Ә Стәрлебаш районында, белүебезчә, район үзәгенең 1нче мәктәпнең түбәсе актарылган, зыян күрүчеләр юк.

Бүген район хакимияте башлыгы бүлмәсендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең утырышы үтәчәк. Анда килгән зыянның барлык фактлары да төгәлләнәчәк, аларны бетерү буенча планнар билгеләнәчәк.


Хәлил Рәхимов фотосы.
Читайте нас: