+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
23 сентябрь 2019, 16:08

Табигать байлыгы белән бүлешә

Күрегез әле, баллы гөмбәләр – шулкадәр матур, тигез, тап-тазалар, карап туйгысыз!

Хәтерегездәме, баштарак көеп беткәндер, җиләк булмас инде, дип курыккан идек, ә яңгырдан соң күпме җиләк булды! Алмаларны да быел җыеп та, эшкәртеп тә бетәрлек түгел. Уңышның авырлыгыннан хәтта ботаклары сыгылып төште. Тик шушы көннәрдә булган җил-давыл гына барысын да җиргә койды.

Ә урманнарда да, утыртмада да гөмбәләрнең күплеге! Күрегез әле, баллы гөмбәләр – шулкадәр матур, тигез, тап-тазалар, карап туйгысыз! Яңгыр туктап, аяк асты бераз кипсә, саф һавалы көзге урман буйлап үтеп чыгу үзе бер рәхәтлек. Әйләнә-тирәдә тынычлык, әйтерсең, табигать чәчәк аткан мәле белән хушлаша, әкренләп кышкылыкка әзерләнә. Җыярга һәм тазартырга булмаса, төрле ризыкларда гөмбә белән сыйланырга яратмаган кеше юктыр ул. Ә менә бу гөмбәләр Гончаровка урманыннан.


Автор фотосы.
Читайте нас: