+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
27 сентябрь 2019, 13:31

Хәфевле шартларда да эшлиләр

Ни чәчкәнеңне үстерү бер хәл, аны бит әле югалтмыйча вакытында җыеп та алырга кирәк.

Ни чәчкәнеңне үстерү бер хәл, аны бит әле югалтмыйча вакытында җыеп та алырга кирәк. Ә быел нишләргә?! Басулар кибеп тә өлгерми, кояш кинәт болыт арасында югала да, тагын салкын яңгыр коя башлый. Тик уңышны җыеп алырга кирәк. Шуңа җир эшчәннәре: механизаторлар, агрономнар, башка белгечләр булдыра алганча тырыша. 25 сентябрьдә “МТС Башкирская” җәмгыятенең яз чәчкән бодае үскән Гончаровка белән Акбулат авыллары арасындагы басуда оешманың берничә комбайны эшләп йөрүен күрдек. Алар турыга комбайнлау ысулы белән иген ура иде. 82 гектар мәйданда эшләр 27 сентябрьгә тәмамланды, гектардан 20 центнердан артык уңышлылык булуын көтәләр. Фотога комбайннарның басудан чыгып КамАЗларга иген бушатуын төшереп алдык. Машиналар басудан чыга алмаганга шулай эшләргә туры килгән.


Хәлил Рәхимов фотосы.
Читайте нас: