+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
30 сентябрь 2019, 18:16

Декада башлана

Гәзит-журналларга, шулай ук “Ашкадар таңнары” гәзитенә язылу дәвам итә.

Хөрмәтле әбунәчеләр! Гәзит-журналларга, шулай ук “Ашкадар таңнары” гәзитенә язылу дәвам итә. Русия почтасы дәүләт унитар предприятиесе БР “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә басмаларга язылу һәм ташламалар декадасы башлануы турында хәбәр итә. Декада 3 октябрьдән 14 октябрьгәчә дәвам итә. Түбән хаклар белән яраткан басмаларыгызга язылып өлгерегез.

Бөтенхалык матбугат көненә әзерләнегез, аны без 11 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткәрәчәкбез.

Тагы бер мәгълүматыбыз район гәзитен “Теремок” кибетеннән алучы әбунәчеләребезгә кагыла. Кызганычка каршы, кибет ябыла һәм гәзитне сез буфеттан алачаксыз.
Читайте нас: