+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 октябрь 2019, 16:11

Хыялларын тормышка ашыралар

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе башланды. Район үзәгендә яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре анда катнашырга әле җыенса гына, кирюшкинолылар инде дәррәү эшкә тотынды.

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе башланды. Район үзәгендә яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре анда катнашырга әле җыенса гына, кирюшкинолылар инде дәррәү эшкә тотынды.Сентябрь азагында “Яшел урман” акциясен игълан иткәннәр. Өмәдә ялларга кайткан студентлар, пенсионерлар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, вахта буенча эшләп йөрүчеләр һәм авылны тагы да матуррак итергә теләгән бар кеше катнашкан. Олег Павлович Семенов, Вадим Минияр улы Газизов, Иван Николаевич Федоров үз машиналарында чыккан. Урманның куерып киткән җирләреннән кечкенә агач үсентеләрен табып, аларны авылга алып кайтканнар. Кемдер үз участокларыннан үсентеләр алып килгән. Сибү өчен су да китергәннәр. Яшьләр урамы янында каеннар, чаганнар, миләшләр утыртканнар. Эш актив, уен-көлке белән барган.Хәзер авыл халкы анда балалар уен мәйданчыгы ясарга, авылда зур булмаган парк оештырырга ниятли.
Читайте нас: