+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 октябрь 2019, 13:05

Сәнгать мәктәбе түбәсен ябалар, димәк, ул начар һава торышыннан сакланган булачак

Федоровка сәнгать мәктәбендә инде күп дистә еллар балаларыбыз башлангыч классик музыка белеме ала. Аның бинасы инде яңа түгел, аеруча түбәсе иске иде.

Федоровка сәнгать мәктәбендә инде күп дистә еллар балаларыбыз башлангыч классик музыка белеме ала. Аның бинасы инде яңа түгел, аеруча түбәсе иске иде. Җитәкчелек һәм коллектив сүзләренә караганда, урыны белән яңгыр-кар сулары да үтеп кергән булган.

Һәм менә шатлыклы вакыйга – район хакимияте карары буенча акча бүленгән, сәнгать мәктәбе түбәсен алыштыру эшләре башланган. Стәрлетамак шәһәреннән генподрядчик “Кемаль” җәмгыятенең төзүчеләр бригадасы дүшәмбе, 30 сентябрьдә, эш башлаган. Мәдәният бүлеге начальнигы Булат Сиразетдинов һәм сәнгать мәктәбе директоры Гәрәй Халитов төзүчеләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкаруын раслады. Түбә озак еллар хезмәт итсен өчен цинкланган профнастил белән ябыла, шулай ук шикмәләр (обрешетка) яңага алмаштырыла, бинаның форматы, тәрәзләрне һәм стеналарны агып төшкән судан саклау өчен өлешләтә фасадка чыгарып киңәйтелә. Бүген, 3 октябрьдә, төзүчеләр эшләрне тәмамлый да инде.
Хәлил Рәхимов фотосы.
Читайте нас: