+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
4 октябрь 2019, 13:04

Аек булу – норма

“Аек авыл-2019” республика конкурсында катнашу кысаларында Динес авылында төрле чаралар үткәрелә.

“Аек авыл-2019” республика конкурсында катнашу кысаларында Динес авылында төрле чаралар үткәрелә. Шулай, сентябрьдә яшьләр өчен “Аек булу - норма” акциясе оештырылган. Анда студентлар һәм авыл яшьләре катнашкан. Авыл мәдәният йорты мөдире Г.С. Гаффарова гаилә кыйммәтләре, организм өчен алкогольнең зыяны, сәламәт тормыш рәвеше хакында сөйләгән, сорауларга җавап биргән. Ә Динес авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Р.Х. Сәйфуллина шул ук темага викторина үткәргән. Кызыклы уеннардан соң дискотека башланган. 1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә, авыл халкы өчен “Өлкәннәр – алтын канат” бәйрәмен уздырганнар. 11 октябрьдә монда Башкортстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм концерты булачак. Һәр чарада сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау төп темаларның берсе булып тора.
Читайте нас: