+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
5 октябрь 2019, 20:45

Сабантуй тавында наратлар һәм дардар агачлары утырттылар

Бүген, 5 октябрьдә, Федоровка авылының хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары, волонтерлар "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты.

Бүген, 5 октябрьдә, Федоровка авылының хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары, волонтерлар "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Алар традиция буенча күләмле чаралар үткәрелгән Сабантуй тавында наратлар һәм дардар агачлары утырттылар. Шушы матур вакыйгада акциядә катнашучыларның кәефен күтәрү өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур булмаган концерт оештырды. Бу күләмле чарадан район хакимияте башлыгы В. Насретдинов та читтә калмады. "Монда киләчәктә кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган яхшы парк барлыкка килергә тиеш. Елына бер-ике генә очрашу урынына күп кенә башка зур чараларны да шушында үткәрәчәкбез. Бүгенге утыртма әйбәт үсеп китәр, аланны суык җилдән саклар, дип ышанам", - диде ул акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.


Автор һәм Эльмира Мөхәммәтова фотолары.
Читайте нас: