+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 октябрь 2019, 18:09

“Енисей” һәм “Тристан Крузер” сортларыннан югары уңыш алганнар

Кояшлы һәм коры һава торышы торганда Федоровка районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында көнбагыш урдылар.

Кояшлы һәм коры һава торышы торганда Федоровка районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында көнбагыш урдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, бу культура иң күп мәйданга “Азат” җәмгыятендә чәчелгән – 2000 га.

Иң күбе майлы орлыкны “Нива” (704 тонна) һәм “Искра” (600 тонна) җәмгыятьләрендә суктырганнар. Район буенча иң югары уңышны маяклылар алган – “Енисей” сортыннан гектарыннан 18,5 центнер һәм “Тристан Крузер” сингенты гибридыннан – гектарыннан 23 центнер. Бу хуҗалыкта финиш сызыгына якынлашалар, планга карата 92 процент уңыш җыелган.

“Башкорт казы” (75 процент) һәм “СП Юрматы” (70 процент) җәмгыятьләрендә дә уңыш җыюны тәмамлауга якыннар.


Хәлил Рәхимов фотосы.
Читайте нас: