Районнан делегация Мәскәүдә 9-12 октябрьдә үтәчәк “Алтын көз” XXI Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга бара. Делегация составында: район хакимияте башлыгы урынбасары Н.Г. Насретдинов, М.В. Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Ф.З. Галиев, “Технология” крестьян хуҗалыгы җитәкчесе С.А. Дәүләтбаев. Күргәзмә эшендә катнашу өчен үзләренең предприятиеләре турында Федоровка мәгълүмат-консультация үзәге, “Нива” җәмгыяте һәм “Технология” крестьян хуҗалыгы альбомнар әзерләгән. Хәзер аларны номинацияләр буенча яуланган урыннары белән көтәсе генә кала.