+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 октябрь 2019, 13:03

Алтын көз, әбиләр чуагы артта калды

Әйе, ә менә хәзер безне, мөгаен, салкын һәм күңелсез көз көтәдер.

Әйе, ә менә хәзер безне, мөгаен, салкын һәм күңелсез көз көтәдер. Сирәк кенә булсалар да, кояшлы, җылы, якты көннәр, искиткеч саф һава өчен рәхмәтлебез, әлбәттә. Кемнәрдер рәхәтләнеп гөмбә җыеп, бакча эшләрен башкарып, башка хуҗалык мәшәкатьләренең очына чыгып өлгерде. Балаларга да нинди рәхәт булды – урамда уйнадылар, йөгерештеләр. Карагыз әле, менә бу кичәге күренеш: Федоровкада балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре йоклап торганнан соң урамга чыгып соңгы җылы, кояшлы көндә уйнап рәхәтләнә.Ә инде хәзер җил өрмәсен, яңгыр чылатмасын өчен калын киенергә кирәк. Ярый, бу да үтер. Тиздән кыш җитәр, чана, чаңгы, конькида шуар мәл килер. Барсы да үз вакытында яхшы.
Читайте нас: