+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 октябрь 2019, 12:52

Гомерне саклап калыр

Ел саен янгыннар статистика шатландырмый. Алар күпчелектә торак секторда чыга. Кешеләр башлыча сөрем исе белән агуланып һәлак була.

Ел саен янгыннар статистика шатландырмый. Алар күпчелектә торак секторда чыга. Кешеләр башлыча сөрем исе белән агуланып һәлак була. Кешеләрнең үлемен искәртү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып автономлы янгын турында хәбәр итүче җиһаз тора. Бу корылма нидер янып киткән чакта ук төтенгә игътибар итә, янгынны кул асты материаллары белән сүндереп булачак.Районыбызда кампания башыннан 396 шундый җиһаз куелган. 2016 елдан 2018 елга кадәр авыл халкы “Янгын турында хәбәр итү җиһазы – һәр йортка” проекты буенча БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетыннан сигнализаторлар алды. 2018 елда алар 84 кешегә тапшырылды, шуларның егермесе – балалары туган гаиләләргә. Быел хәвеф төркемендәге гаиләләр өчен район бюджеты акчаларына 100 җиһаз сатып алынды. Әлеге вакытта БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты белән килешү төзелгән, аның буенча балалары туган гаиләләр өчен сигнализаторлар саклана. Янгын турында хәбәр итү җиһазын алу өчен район хакимиятенең 19нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә яки 2-73-90, 2-26-01 телефон саннары буенча шалтыратырга кирәк. Шулай ук аларны махсус магазиннарда да сатып алырга мөмкин.Сигнализаторларның нәтиҗәлелеген кешеләрнең үлемнән котылып калу очраклары раслый. Шулай, мәсәлән, былтыр Яңа Софиевка авылында янгын чыкты, сигнализатор эшләве аркасында баланы үлемнән коткарып булды.
Читайте нас: