+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
12 октябрь 2019, 18:52

Бүген Федоровка районына республика Башлыгы Радий Хәбиров килде

Үзенең эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Покровка авыл биләмәсе территориясендә булды.

Үзенең эш сәфәре барышында ул Покровка авыл биләмәсе территориясендә булды, анда ит юнәлешендәге эре мал симертү буенча малчылык комплексы төзү ниятләнә. Бу эш белән Италия компаниясе шөгыльләнә, республикада аның вәкиле - "Агросакмара Башкирия" җәмгыяте.
Предприятиенең генераль директоры Фабрицио Ванди фидлотның проекты белән таныштырды. Компаниянең әледән үк эшкәртү өчен сыер малы итенең 35 процентын сатып алуын хәбәр итте, хөкүмәт һәм Федоровка районы хакимияте ягыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы өчен мондый инвестпроектларның мөһим булуын, арытабан да чит ил партнерларына булышлык итәчәген белдерде.
Шулай ук Федоровка авылында бассейн төзү барышы белән таныштылар. Объект "Башкортстанның 100 еллыгына - 100 объект" проекты кысаларында төзелә. Радий Хәбиров Кирюшкино авылына күпер төзү барышын да карады, танышу экскурсиясе белән Покров-Эннат монастыренда булды.
Читайте нас: