+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 октябрь 2019, 14:02

Район дәваханәсендә искәртү сигналлары яңгырады

Янгын-тактик укулар граждан оборонасы айлыгы һәм муниципаль район башлыгы Карары, шулай ук Чаралар планы кысаларында үткәрелде.

Бәхеткә күрә, уку сигналлары гына. Янгын-тактик укулар граждан оборонасы айлыгы һәм муниципаль район башлыгы Карары, шулай ук Чаралар планы кысаларында үткәрелде. Укуларга 92нче Янгын часте начальнигы Самат Насыйров җитәкчелек итте, анда район хакимиятенең гражданнар оборонасы хезмәте җитәкчесе, полиция, газ хезмәте, “Водоканал” җәмгыяте, элемтә узелы һәм районның башка махсус хезмәтләре вәкилләре катнашты. Чара барышында янгыннарда, башка гадәттән тыш хәлләрдә гражданнарның, граждан оборонасы хезмәтләренең башкарылачак гамәлләре кабатланды.Соңыннан укуларга йомгаклар ясалды, җитешсезлекләр буенча тәкъдимнәр бирелде.Ә җитешсезлекләр, әлбәттә, бар иде. Тәү чиратта кешеләрнең ваемсыз булуларына игътибар иттек – янгын тревогасы сигналы яңгырады, ә алар табиб кабинетларына чиратларыннан кузгалырга ашыкмады. Тик яңадан, тагы да озаграк сигнал биргәч кенә ниндидер реакция башланды.
Читайте нас: