+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 октябрь 2019, 13:02

Кар урынына федоровкалылар салават күпере күрде

Кичә Федоровка районының православие динен тоткан халкы Изге Богородица Покровы бәйрәмен билгеләде.

Кичә Федоровка районының православие динен тоткан халкы Изге Богородица Покровы бәйрәмен билгеләде. Бу бәйрәм борын-борыннан көзнең тәмамлануына һәм кыш башлануына ишарә булган. Зирәк кешеләр: “Покровта төшкә кадәр – көз, ә төштән соң – инде кыш” дигән булганнар. Тик бу көнне федоровкалылар кар урынына октябрь аенда гадәти булмаган күренешкә тап булды – күктә, җәйге җылы яңгырдан соң калыккан кебек, чагу төсләр белән ике катлы салават күпере балкыды. Кем белә, бәлки бу табигатьнең һәм югарыдагы көчләрнең гел безнең белән бергә, безгә ярдәм итәргә әзер булуын аңлатадыр.


Алия Вахитова фотосы.
Читайте нас: