+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
18 октябрь 2019, 17:42

Биергә килегез!

Кичә район мәдәният йортының бию залында өлкәннәр өчен беренче күнекмә булды.

Кичә район мәдәният йортының бию залында өлкәннәр өчен беренче күнекмә булды.
Хатын-кызлар башта разминка ясады, сәламәтлек өчен файдалы булган күнегүләр башкарды. Катнашучылар сөйләвенчә, өйдә алар шушы күнегүләрне ясарга вакыт бүлә алмый, аларны дөрес итеп үти белми. Ә монда Л.Р. Йосыпова җитәкчелегендә тәннәрен яздылар, арытабан, хатын-кызларның үзләренең сайлавы буенча татар халык биюен өйрәнә башладылар.
Әлегә күнекмәгә тугыз кеше килде. Бәлки сез яшь әни, өйдә утырып туйгансыз, бәлки көнлек мәшәкатьләрдән арыгансыз һәм тормышыгызны чагурак итәргә телисездер – сезнең барыгызны да район мәдәният йортында көтәләр! Күнегүләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уңайлы вакытта – кичке сәгать җиденче яртыда үтә. Килегез – вакытыгызны файдалы үткәрерсез!
Читайте нас: