+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
23 октябрь 2019, 13:30

Кышкылыкка ныклы әзерләнәләр

Районыбызның барлык хезмәтләндерүче предприятиеләре кебек, “Водоканал” җәмгыяте дә кыш мизгеленә әзерлек эшләрен алып бара.

Районыбызның барлык хезмәтләндерүче предприятиеләре кебек, “Водоканал” җәмгыяте дә кыш мизгеленә әзерлек эшләрен алып бара.
Күп кенә урыннарда трубалар шулкадәр искергән, аларны ремонтлауның мәгънәсе юк – әле бер, әле икенче җирдә тишелеп чыгалар. Шуңа да ул трубаларны яңага алмаштырырга ниятләгәннәр. Кичә, 22 октябрьдә, “Водоканал” җәмгыятенең авария-тергезү эшләре мастеры Р.М. Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге бригада Киров урамыннан Тельман урамына төшкән җирдә эшләде. Киров урамындагы йортларны яңа трассага кичә үк тоташтырган булырга тиешләр иде. Ә бүген шундый ук эшләр Тельман урамы буйлап дәвам итә.
Читайте нас: