+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
25 октябрь 2019, 18:20

“Азат” җәмгыятен начар һава торышы куркытмый

Федоровка районы хуҗалыкларында көнбагыш уру бара, тик яңгырлар гына аграрийлар эшен тоткарлый.

Федоровка районы хуҗалыкларында көнбагыш уру бара, тик яңгырлар гына аграрийлар эшен тоткарлый.“Азат” җәмгыятен начар һава торышы куркытмый, 2015 елда ук хуҗалыкта иген киптерү комплексы куйганнар, әлеге вакытта алар техник культура орлыгын тазарту һәм киптерү белән мәшгуль.Басудан уңыш үлчәүгә эләгә, анда Дилара Әхмәрова җитди исәп алып бара. Хәлил Сираҗетдинов көнбагышларның дымлылыгын тикшерә, киптерү корылмасын кабыза. Оператор шулай ук киптергәндә температураны да көйли, эш тәмамлангач та орлыкларның дымлылык дәрәҗәсен карый. Тазартуда һәм калибровкалауда Азат Дашкин эшли. Азатлылар 700 гектардан артык мәйданнан көнбагыш урган, элеваторга 800 тоннадан артык майлы орлык озатканнар.
Читайте нас: