+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 октябрь 2019, 18:35

Су әйбәт – рәхәтләнеп коен!

Федоровка авылның Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләре район станциясенең “Яшь турист” берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар җитәкчеләре А. Прокудина белән шимбә, 26 октябрьдә, “Уфа Аквапаркы”нда булган.

Федоровка авылның Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләре район станциясенең “Яшь турист” берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар җитәкчеләре А. Прокудина белән шимбә, 26 октябрьдә, “Уфа Аквапаркы”нда булган. Икенче ел инде Алена Григорьевна балаларны табигать белән якыннанрак таныштырырга тырыша, аның аркасында балаларның әйләнә-тирәгә кызыксынуы арта. Бу яшь туристларда флорага һәм фаунага хәстәрлелек һәм игътибарлылык тәрбияли.
Көзге шимбә көне күпләрнең хәтерендә бик үк җылы булмаган һава торышы белән калачак. Ә менә Юра чоры дөньясы, тропик үсемлекләр, күлләр атмосферасына чумган ундүрт баланың хәтерендә ул кызыклы, мавыктыргыч көн булып сакланачак. Бишенче-алтынчы сыйныф укучылары дусларына аквапаркның бизәлеше турында йотлыгып сөйли: анда шарлавыклар да, күңел ачу үзәге буенча аккан елга да, борынгы цивилизацияләрнең авыллары төрендәге мәгарәләр дә бар! Алар фонындагы фотографияләр генә ни тора!
Сезне белмим, хөрмәтле дуслар, ә мин якын арада яшь туристлар кебек үк, аквапаркта булып кайтырга җыенам. Инде сагынып өлгергән су, тере эмоцияләр, адреналин – көндәлек мәшәкатьләрдән арыган кешегә тагы ни кирәк?
Читайте нас: